"Шатлыклар тудырган шагыйрь"
Танылган балалар язучысы, Яр Чаллы шәһәрендә иҗат итүче, Рәшит Бәшәргә октябрь аенда 70 яшь тулды. Шуны күз алдында тотып без, китапханәчеләр, 44 нче «Мирас» балалар бакчасында, «Шатлыклар тудырган шагыйрь» дип исемләнгән әдәби сәяхәт уздырдык. Балалар игътибар белән, укып үткән әкият-шигырьләрне тыңладылар, презентация ярдәмендә шагыйрьнең иҗаты белән таныштырылды. «Күбәләк» шигырен укып алгач, әзрәк ял итеп, «Күбәләкне кем беренче тотып ала» уеннын уйнап, вакытны күңелле итеп уздырдык.