"Игенкәйләр күкрәп уңсыннар"
Шәһәребезнең 2-нче гимназия укучылары белән "Кәләпүш мәктәбе" кысаларында «Игенкәйләр күкрәп уңсыннар»- бөтендөнья ипи көненә багышланган әдәби чара узды. Презентация ярдәмендә, икмәкнең нинди юллар аша безнең өстәлебез түрләренә килүе турында мәгълүмат бирелде. Алдан бирелгән әш буенча, «Алтын бөртекләр» әкиятеннән өзек сәхнәләштереп күрсәтелде. Китаплардан кадерле ипи турында шигырьләр, хикәяләр, укыдык. Мәкальләрне укып, алар турында фикер алыштык. Сынамышларны киләсе елга сынап карарга вәгъдәләшеп, чараның узганы сизелми дә калды.