Городская детская библиотека - филиал № 7

"Без балачак иленнән" (Сабантуй журналының чыга башлануына 95 ел)

Октябрь аенда балаларның яратып укый торган Сабантуй журналының чыга башлануына 95 ел. Шул уңайдан без шәһәребезнең 44 нче балалар бакчасында "Без балачак иленнән" дип аталган танып-белу сәгате уткәрдек. Китапханәчеләр балаларны журналның чыга башлау тарихы белән кыскача таныштырып киттеләр, журналдан шигырьләр, хикәялэр укыдылар. Сабыйлар  узләре дә бик теләп шигырьләр сөйләделәр, ярышып пазлы җыйдылар,уеннарда катнаштылар, э соңыннан үз көчләре белән котлау открыткасы ясадылар. Балалар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.