Городская детская библиотека - филиал № 7

"Чын күңелдән сезгә баш иябез"

Илебез буенча һәр ел саен октябрь башында Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без дә «Энергия» исемендәге яшьүсмерләр клубы белән берлектә өлкән буындагы әбиләр һәм апалар өчен бәйрәм уздырдык.Әлеге чара ике телдә алып барылды. Балалар өлкән буынга котлау сәламнәрен матур җыр,шигырьләр, дәртле биюләр аша юлладылар. Әбиләребез өлкән яшьтә булуларына карамастан барлык викторина сорауларына бик актив җавап бирделәр, кызыклы биремнәрдә катнаштылар, уен формасында үзләренең хыяллары турында сөйләделәр. Бәйрәм әлбәттә чәй өстле артында узды. Ә чара ахырында әбиләребезгә мактау хатлары тапшырылды.