"Серле сандык сәяхәте"
Балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итеп №83 нче «Умырзая» балалар бакчасында, «Серле сандык сәяхәте» дип аталган, танып белү сәгате үткәрелде. Балалар сандыктагы серләрне ачып калфак, түбәтәй, чиккән сөлгеләр белән танышып; татар милли бизәкләрен куллнып, алъяпкыч һәм түбәтәй бизәделәр. Гүзәл Әдһәмнең «Әбием ни исемле?», Салават Рәхмәтулланың «Сандыктагы хәзинә» хикәяләрен тынлагач, үзләре дә Әби-бабалары турында сөйләп, музейда нинди хәзинәләр саклануы турында мәгълүмат алдылар.