"Серле йомгак"
15 сентябрьдә балалар язучысы Абдулла Алиш тууыны 111 ел тула. Шул максаттан бүген китапханәчеләр 43 нче балалар бакчасында язучыбыз әкиятләренә багышлап, “Серле йомгак” дип аталган сәяхәт уткәрделәр. Аның иң шаян әкиятләрен укып алдык, “Сертотмас үрдәк” мультфильмын карадык һәм Абдулла Алиш хикәяләренә багышлап, тырышып бергәләп матур рәсемнәр ясадык.