Городская детская библиотека - филиал № 7

"Әхлак төбе матур гадәт"

Бүгенге көндә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык,өлкәннәрне ихтирам итә белү кебек күркәм сыйфатлар,кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру,яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Шуны истә тотып, №2 гимназиянең  башлангыч класс укучылары белән әдәплелек темасына бик нык әһәмият биреп, «Әхлак төбе матур гадәт» дип аталган тәрбия сәгате узды.