"Туган ягым Татарстан!"
Туган яктан да якынрак, газизрәк җир бар микән кеше өчен? Юктыр, мөгаен. Кеше кайда, нинди генә матур, бай җирдә яшәсә дә барыбер туган ягын сагына. Туган төбәккә мәхаббәт балаларда кечкенәдән, башта гаиләдә, аннары балалар бакчасында, аннары мәктәптә тәрбияләнә... Шул уңайдан, 30 август Татарстан Республикасы көне уңаеннан 44 нче балалар бакчасында «Туган ягым Татарстан» программасы кысаларында «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган танып белү сәгате уздырылды. Нәни дусларыбыз Татарстан флагы төсләре нәрсәне аңлата, гербта нәрсә сүрәтләнгән, һәр илнең үзенә генә хас булган гимны барлыгын белеп, вакытны файдалы үткәреп, күңел ачтылар.