"Хәтер сандыгы"
Тышта ямьле май ае. Шәһәребез урамнары көннән-көн яшеллеккә, чәчәккә бизәлә торган вакыт җитте. Май илебез өчен бөек Җиңү бәйрәмен алып килгән ай ул.
Шушы бәйрәм алдыннан бүген безнең китапханәбездә "Хәтер сандыгы" дип аталган очрашу чарасы оештырылды. Түребезнең кунагы - шәһәребездә яшәп иҗат итүче, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең актив шагыйрәсе Рәмзия Галимҗан кызы Вәлиева булды.
Очрашуга килгән укучыларыбыз, кунакларыбыз Рәмзия апа Вәлиеваның "хәтер сандыгындагы" бик күп истәлекләре белән таныштылар. Сугыш чоры баласы булган әнисе - Халисә әбинең язмышы турында белделәр. Рәмзия апаның "Тынычлыгын телим дөньның" дип аталган яңа китабындагы шигырьләрен, "Әрем тәме" дип аталган хикәясеннән өзек тыңладылар.
42 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз, 20 нче мәктәп укучылары, Рәмзия апаларына күчтәнәч итеп, аның шигырьләрен ятлап килгәннәр иде. Әлеге очрашу балалар күңелендә озак сакланыр дигән өметтә калабыз.