"Өр-яңа әкиятләр"
20 май көнне балалар язучысы Сәмига Сәүбановага 80 яшь тула. Шул уңайдан без 13нче гимназия укучыларына кунакка юл тоттык. Без аларны язучының "Өр-яңа әкиятләр" исемле китабы белән таныштырдык. Китап сөюче дусларыбыз зур игътибар белән "Сәгатьче үрмәкүч" һәм "Мактанчык күбәләк" исемле әкиятләрен тыңладылар.
Ләкин маҗаралар моның белән генә бетмәде. Укучылар кызыклы уеннар уйнадылар, һәм үз куллары белән матур күбәләк ясадылар.