"Җиңү көне - олы бәйрәм!"
9 май – истәлек һәм горурлык көне!
Бүген без 31 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән Җиңү көненә багышланган бәйрәм иртәсе уздырдык. Балалар Рафис Корбан, Муса Җәлил, Йолдыз Шәрәпованың сугыш һәм Җиңү көненә багышланган шигырьләрен зур игътибар белән тыңладылар, үз фикерләре, кичерешләре белән уртаклаштылар.
Чара ахырында барыбыз бергәләп тынычлык күгәрченнәре ясадык. Бу күгәрченнәр – балачакның тыныч күгенә, якты киләчәккә өмет символы.