Городская детская библиотека - филиал № 6

«Безнең күңелләрдә син, Тукай!"

Апрель ае шигърият яратучыларга, гомумән, татар халкы өчен зур әһәмияткә ия. 26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайың туган көне. Быел аның тууына 140 ел тула. Шул уңайдан китапханәбездә «Безнең күңелләрдә син, Тукай!/Тукай в наших сердцах!» дип аталган китап күргәзмәсе эшләп килә. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителгән. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин. Сезне китапханәбездә көтеп калабыз!