Городская детская библиотека - филиал № 6

"Яз килә - Нәүрүз килә!"

Нәүрүз – татар халкының иң күркәм йолаларының берсе. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә язны каршылап, чәчү эшләре башланганчы үткәрелә. Ул дуслык, киң күңеллелек һәм кунакчыллык символы. Бу көнне кешеләр бер-берсен кунакка чакыралар, үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар, бииләр, уеннар уйныйлар.

Шәһәребезнең 70нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз да әлеге бәйрәмне бик матур итеп билгеләп үттеләр, безне дә үзләренә кунакка чакырдылар. Балалар халык уеннарын уйнадылар, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәмгә Кыш бабай да килгән иде. Аның балалар яныннан болай гына китәсе килмәде, ул Нәүрүзбикә белән көч сынашырга булды. Әмма яз кызының көче күбрәк иде - ул җиңде, ә Кыш бабай балалар белән киләсе очрашуларга кадәр саубуллашты. Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте.