Городская детская библиотека - филиал № 6

"Гасырлар мирасы"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, без 27 нче мәктәп укучылары белән "Гасырлар мирасы" исемле әдәби квиз уздырдык.
8 нче сыйныф укучылары "Салават күпере" һәм "Дуслык" командаларына бүленеп, үзләренең Түбән Камада Тукай исеме белән бәйле урыннар турындагы белемнәрен тикшерделәр. Шулай ук шәһәребездәге шагыйрьгә багышланган һәйкәлләрнең, уку һәм ял паркының авторлары, Тукай премиясенә лаек булган якташларыбыз турында да өстәмә мәгълүмат алдылар, әдипнең әсәрләрен искә төшерделәр.