Городская детская библиотека - филиал № 6

Габдулла Тукайның "Су анасы" китабы белән таныштыру

Бүген безнең китапханәдә чын әкият бәйрәме булды! Кунакларыбыз – кечкенә укучыларыбыз – Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте дөньясына сәяхәт кылды.
42 нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни дусларыбыз зур игътибар белән әкиятне тыңладылар, аннары үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әкияттәге алтын тарак, Су анасы һәм малай образлары аларда зур кызыксыну уятты. Ә «Шүрәле» әкияте буенча төшерелгән мультфильмны карау балалар күңеленә аеруча хуш килде.

Китапханәгә кунакка малайлар һәм кызлар буш кул белән түгел, ә Тукайның шигырьләрен яттан өйрәнеп килделәр. Аларның һәр чыгышында бөек шагыйребезгә карата хөрмәт һәм мәхәббәт сизелде.

Бу очрашу әкият һәм шигърият аша халкыбызның рухи байлыгына тагын бер адым булды.