Городская детская библиотека - филиал № 6

"Чаба гомер аты"

Хөрмәтле китап сөюче дусларыбыз!
Сезне күренекле татар язучысы, драматург, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - Фоат Садриевка 85 яшь тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.

Фоат Садриев - егермеләп пьеса, йөзләгән хикәя һәм юморескалар, повестьлар һәм романнар авторы.
Күргәзмәдә сез язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, драма әсәрләре, шулай ук аның тормышы һәм иҗаты турында язылган материаллар белән таныша аласыз.

Әдәбият дөньясына сәяхәт итәргә, яңа исемнәр ачарга теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз!