Городская библиотека - филиал № 5

“Тылсымлы Буян” утравы.

Балалар белән Пушкин әкиятендәге кебек “Тылсымлы Буян” утравына мавыктыргыч сәяхәткә киттек.

Балалар зур кызыксыну белән табышмакларны чиштеләр һәм  серле утрауны яхшырак белергә ярдәм иткән төрле биремнәрне үтәделәр. Бер мизгелдә алар хәтта тылсымлы балык тота алдылар.

Маҗараларыбыз азагында без мастер-класс уздырдык, анда һәркем үзенең гүзәл аккошын — Буян утравының матурлыгы һәм Тылсым символын ясады.