«Күңелле укулар»уен программасы.
Балалар китабы атналыгы һәм «Әкият дудлылары» арт-проекты кысаларында яшь укучылар өчен «Күңелле укулар»уен программасы оештырылды.
Балалар кызыксынып тылсымлы әкиятләр дөньясына чумдылар. Алар хикәяләрне рәхәтләнеп тыңладылар һәм алар турында актив фикер алыштылар. Китаплар укыганнан соң мастер-класста катнаштылар, анда балалар гади әйберләрдән китап кыстыргычлары ясарга өйрәнделәр. Алар китаплар өчен матур һәм файдалы бизәү әйберләрен ничек ясарга икәнен белделәр. Аларга вакытны кызыклы уздырырга , иҗади сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итте.