Җәй – китап уку өчен иң рәхәт вакыт!
Бүген 34 нче гимназия - интернатның җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен күңелле чара оештырылды - балалар өчен китаплар һәм вакытлы матбугат басмалары белән таныштырдык, алардагы күңелле сәхифәләргә тукталдык. Балалар журналлардагы кроссвордларны чиштеләр, төрле биремнәргә җавап бирделәр.