«Җәй көне китап белән» әдәби эскәмия
Җәй – китап белән дуслашу, мәгълүмати дөньяга карашыңны киңәйтү, буш вакытыңны файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек, ә китапханәчеләр өчен-китапханәне укучыга якынайту, китап һәм укуга кызыксыну уяту мөмкинлеге.
Китапханә хезмәткәрләре «Гаилә» паркында «Җәй көне китап белән» дигән әдәби эскәмия оештырды. Шәһәр халкы китаплар укый алды. Аяз, кояшлы көннәрдә саф һавада яраткан китапларыңны укудан да яхшырак нәрсә булуы мөмкинме соң? Бу бит шундый мавыктыргыч һәм кызыклы!