Киңәш сәгате "Җәйге каникулларга күңелле китап белән"
Җәй – балалар өчен иң күңелле чор. Җәйге каникулларга чыккач, балалар саф һавада уйнау белән беррәттән кызыклы китаплар да укысалар, яллары күңеллерәк булачак. Шуны күздә тотып, бүген китапханәдә "Җәйге каникулларга күңелле китап белән" исемле чара үтте.