9 май - Җиңү көне!
9 май - Җиңү көне! Бу көн - безнең өчен горурлык. Каһарман сугышчыларга, фидакарьләрчә хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан!. Тынычлык хакына кылган батырлыгыгыз мәңге онытылмас!Дөньяга тынычлык, тынычлык телибез!
Бүген Лемаев скверында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү чарасы үтте. 48 нче китапханә хезмәткәрләре бу чарада актив катнашты.
Мастер-класслар үткәрде:
-️ истәлекле магнит "9 май";
- китап кыстыргычы "Җиңү көне белән".
Эш башланыр алдыннан катнашучыларны Җиңү символлары: йолдыз, георгий тасмасы белән таныштырдылар. Яшь буынның бурычы- Ватанны саклаучылар турында истәлекне яшь буынга тапшыру, тарихи хакыйкатьне саклау.