«Бабайлар батырлыгы белән горурланабыз» тарих сәгате
6 нче май көнне китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» исемле Халыкара Акцияда катнашты. Балалар өчен «Бабайлар батырлыгы белән горурланабыз» исемле тарих сәгате үтте.
Чара яу кырында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясалды. Аннан соң Г.Набатовның хикәясеннән өзек, А.Твардовскийның шигыре укылды. Җиңүгә өлеш керткән балаларның батырлыгы турында сөйләнде.
Китапханәче совет халкының батырлыгын хәтерләү, тарихыбызны белү мөһим булуын ассызыклады.