Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Сугыш юллары - Җиңү юллары" сугыш чоры китаплары атналыгы

Китапларда - тарих, китапларда - халык хәтере. 

Китапханәдә Бөек Җиңү көненә багышлап, сугыш чоры әдәбияты белән таныштыру максатыннан "Сугыш юллары- Җиңү юллары " исемле сугыш чоры китаплары атналыгы бара.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты аеруча үзенчәлекле, чөнки сугыш башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы күтәрелгәннәр, зур көрәшкә килеп кушылганнар. Күп язучылар сугышка киткән: Г.Әпсәләмов, А.Шамов, Ф.Кәрим һ.б. Фронтка китмәгән язучылар үз иҗатларын изге көрәшкә багышлаган. Аларның әсәрләре безнең солдатларның үз Ватанына  булган тугрылыгын, олы батырлыгын, тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен, сугыш чоры балалары кичергән авыр көннәрне  чагылдыра.