Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Г.Тукайны искә алу кичәсе "Гасыр кичкән шигърият"

Габдулла Тукай  шигъриятендә халыкның рухы яши. Милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге Тукай иҗаты белән бәйле. 

"Гасыр кичкән шигърият" дип аталган Г.Тукайны искә алу кичәсендә шагыйрьнең күпкырлы иҗаты турында сөйләштек. Әлеге иҗатны тирәнтен өйрәнгән әдәбият галимнәренең хезмәтләре белән, Тукай турында кызыклы фактлар белән таныштык. 

Г.Тукай иҗаты нигезендә әзерләнгән хезмәт - " Тукайча татар кодексы" һәм  "Ядкярләрдә -Тукай рухы" китаплары  укучыларда зур кызыксыну уятты. Чарада шәһәребезнең "Кама таңнары" әдәби берләшмә әгъзасы Рәмзия Вәлиева катнашты. Ул үзенең Г.Тукайга багышланган шигырьләрен укыды.