Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат-кабат" яттан шигырь сөйләү бәйгесе

Апрель ае - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ае. Без бу айда шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар үткәрәбез, шигырьләрен кычкырып укыйбыз, китапларыннан күргәзмәләр ясыйбыз. 

Бүген 78 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар арасында "Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат-кабат" дип исемләнгән яттан шигырь сөйләү бәйгесе үтте. 

Балалар һәрберсе шагыйрьнең шигырьләрен матур, яңгырашлы итеп укыды. Жюри гадел бәя биреп, дипломнар тапшырды.