"Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат-кабат" яттан шигырь сөйләү бәйгесе
Һәр үткән көн, һәр мәдәни атлаган адым
Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә.
Тукай яши, Тукай яшәячәк.
Татар милләте яшәгәнчә кадәре
Тукай яшәячәк.
(Гаяз Исхакый).
Апрель ае - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ае. Без бу айда шагыйрьнең иҗатына багышланган чаралар үткәрәбез, шигырьләрен кычкырып укыйбыз, китапларыннан күргәзмәләр ясыйбыз.
Бүген 73 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар арасында "Тукай абый шигырьләрен укыйбыз кабат-кабат" дип исемләнгән яттан шигырь сөйләү бәйгесе үтте. Китапханә хезмәткәрләре жюри әгъзалары буларак чакырылган иде.
Балалар һәрберсе шагыйрьнең шигырьләрен матур, яңгырашлы итеп укыды. Жюри гадел бәя биреп, дипломнар тапшырды.