Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

"Тукай турында барысы да" уен-викторина

Халкың белән бергә яшә, Тукай!
Яшә, шигырь, яшә, туган тел!

Габдулла  Тукай иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе еллар үткән саен тирәнрәк ачыла бара. Аның шигъриятендә халыкның рухы яши. Милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге Тукай иҗаты белән бәйле.

Бүген 29 нчы мәктәпнең 8 нче "Б" сыйныф укучылары "Пушкин картасы" проекты кысаларында үтүче "Тукай турында барысы да" исемле уен-викторинада катнашты.

4 турдан торган уенда Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган сораулар әзерләнгән иде. Катнашучылар 2 төркемгә бүленде.  Аларның сорауларга тулы итеп җавап бирүе; киңәшләшеп, бердәм булып эшләүләре чараның югары дәрәҗәдә үтүен тәэмин итте.