Городская библиотека семейного чтения - филиал № 48

Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар күрсәткән батырлык турындагы китап күргәзмәсе

    «Сугыш йөзе - хатын-кыз йөзе түгел» дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар күрсәткән батырлык тиңдәшсез. Безнең илдән сугышка киткән  34,5 миллион  кешенең 490 235 хатын-кызлар булган. Күрсәткән батырлыклары өчен 90 нан  артык хатын-кызга «Советлар Союзы Герое» исеме бирелгән.
     Үсеп килүче яшь буынны китап укуга тарту һәм  Бөек Ватан сугышында хатын-кызлар күрсәткән батырлыклар, сугыш турындагы китаплар белән таныштыру максатыннан китапханәдә китап күргәзмәсе әзерләнде.