Городская детская библиотека - филиал № 47

"Таныш булыгыз - яңа китаплар"

Безнең китапханә, кечкенә китап укучыларыбызны сөендереп, яңа китаплар белән тулыланды. Шул уңайдан мәктәп укучыларын татар телендә иҗат ителгән китаплар белән таныштырулар алып барыла. Чара барышында яңа басмалар турында кыскача мәгълүмәт бирелде, берничә китаптан кызыклы шигырьләр, серле табышмаклар, хикәяләрдән өзекләр укылып узылды. Төсле рәсемнәре белән үзләренә җәлеп итеп торган яңа китапларны  балалар бик теләп карадылар һәм укыдылар.