"Бәйрәм бүген!"
Тукай пәнҗешәмбесендә безнең китапханәгә 50 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде. Китапханәче Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында сөйләгәннән соң, балалар юбиляр шагыйрь әсәрләре буенча квестка киттеләр:
- Су ансының китабын җыярга булыштылар;
- Картиналар галереясендә рәссамның хаталарын таптылар;
- Тылсымлы сандыкның серләрен ачтылар;
Балаларның Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен сәхнәләштергән чыгышлары бәйрәмгә яхшы бүләк булды.