Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Китап патшалыгында, китапханә дәүләтендә"

Китапның төп белем чыганагы икәнен һәрберебез белә, ә балаларда укуга кызыксынуны мәктәпкәчә яшьтән үк башларга кирәк.

Бүген ЦЧО " Заман "да"  балалар клубында тәрбияләнүчеләре өчен "Китап патшалыгында, китапханә дәүләтендә" интерактив экскурсия уздырылды.
Балаларга "Заман" үзәгенең төзелешен, анда нинди заллар урнашуын күрсәттеләр, китаплар һәм энциклопедияләр белән таныштырдылар, заманча китапханәнең китаплар гына түгел, ә иҗат, аралашу, уеннар булуын күрсәттеләр.
Шаян Керпе Би белән бергә балалар әкиятләр һәм тылсым дөньясына чумдылар .

Китапханә-ул күңелле, кызыклы урын.