Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Могҗиза көткәндә...

"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә булачак ата-аналар өчен "могҗиза көтеп"проекты кысаларында дәрес узды.

Яшь ирләр сабыйларны ничек карарга икәнен белделәр.

Белгечләр булачак әтиләргә бала тапканнан соң хатынына ничек ярдәм итәргә, янәшәдә генә түгел, ә аның чын терәге булырга кирәклеге турында сөйләделәр. Чөнки бала туганда яңа рольләр дә туа: әни+әти=гаилә
Әнигә бу вакытта аеруча ярдәм кирәк — эмоциональ, физик һәм көнкүреш ярдәме.

Булачак әтиләр белән мондый сорауларны тикшерделәр:
— Ни өчен бала тудыру чоры-сабый белән булган вакыт кына түгел, ә әнинең терелү чоры;
- Хатыным үзен кадерле һәм яраткан кеше итеп хис итсен өчен, аны ничек грамоталы һәм кадерле итеп кайгыртырга;
- Бала тәрбияләүдә беренче көннәрдән үк катнашу нәрсә аңлата?