"Җәйге укулар :татар мифлары һәм риваятьләре"
Ачык һавада җәйге укулар татар мифлары һәм риваятьләре дөньясына чын сәяхәткә әверелде! Балалар белән бергәләп су саклаучы - Су анасы турында сөйләштек.
Г.Тукайның таныш әкиятен искә төшердек, су патшалыгы турында кызыклы табышмакларга җавап бирдек , су патшалыгы турында гаҗәеп риваятьләр белдек һәм әкиятнең үзеннән өзек укыдык. Хис-кичерешләр һәм ачышлар күп булды!