Могҗиза көткәндә...
"Заман" үзәгендә булачак әниләр өчен «могҗиза көтеп» проекты кысаларында очрашу булды, анда тәҗрибәле акушерка һәм имезү буенча белгеч Динара Хәйретдинова тыңлаучыларга
имезү процессының физиологиясе, һәм аңа төрле факторлар, мәсәлән, диеталар һәм психологик кәеф ничек йогынты ясый икәнен аңлатты.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бала туганнан соң иң беренче минуттан, ким дигәндә ярты елга җиткәнче күкрәк сөте белән тукландыруны башларга киңәш итә, чөнки ул иммунитетны һәм әни белән сабыйның аеруча якынлыгын формалаштыра
Дәрестә бу мөһим чорның башыннан алып ахырына кадәр барлык мөһим факторлары яңгырады. Тыңлаучылар шулай ук белгечкә үз сорауларын бирә алдылар.