«Гасырлар тирәнлегеннән килгән Сак Сок - елау»
Бала-ата-ана мөнәсәбәтләре, шәхси чикләр-бәлки моннан йөз ел элек булгандыр, бу билгеләмәләр әле булмаган, ләкин йөрәкләрдә ташланган сүзләр һәм уйланылмаган гамәлләр - теләсә кайсы халыкны борчыган темалар.
Бүген, "Тукайны бергә укыйбыз" проекты кысаларында, «гасырлар тирәнлегеннән килгән Сак Сок - елау» дигән фикер алышу сәгате үткәрелде. анда балалар әлеге борынгы хикәя белән таныштылар: аның эчтәлеге һәм аның ничек итеп, Габдулла Тукай ярдәмендә, икенче тормыш алуы
Безнең көннәрдә «Сак Сок» бәете, бер гаиләнең фаҗигасе, сөргенгә җибәрелүе һәм үкенүе турындагы борынгы һәм кайгылы тарих буенча утразаманча перфоманслар куела, музыкантлар һәм биючеләр катнашында сәнгать объектлары һәм сәнгать әсәрләре иҗат ителә. Димәк, тарих тере, һәм шулай ук балаларда да, өлкәннәрдә дә көчле хис-кичерешләр уята.