Бүләкләү
Намуслы хезмәте һәм халыкка хезмәт күрсәтүдә яңа эш формаларын кертүгә керткән шәхси өлеше, актив позициясе, мәдәни - ял итү эшчәнлегенә иҗади якын килүе өчен «Заман» уку һәм аралашу үзәге филиалы мөдире Щелчкова Гөлнара Вакыйф кызы Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы Р.И. Беляеваның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Гөлнара Вакыйф кызын чын күңелдән котлыйбыз . Киләчәктә дә искиткеч җиңүләр һәм аларны тормышка ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телибез!