"Дөнья тирәли
Кайсыбыз серләрне, табышмакларны яратмый? План безнең планета әлегә кадәр галимнәргә күп кенә бурычлар һәм башваткычлар "ташлый". Кешелек дөньясы инде космосны яулап алуга карамастан, җирдә әле гаҗәеп урыннар һәм аңлашылмаслык күренешләр шактый калган.
#Пушкинскаякарты программасы кысаларында Муса Җәлил исемендәге 1 нче Гимназия укучылары "Дөнья тирәли"дигән мавыктыргыч географик сәяхәткә чыктылар.
Төрле илләр буйлап виртуаль сәяхәт барышында балалар тарихи истәлекле урыннар, дөньяның гореф-гадәтләре һәм традицияләре, милли флаглар һәм уенның башка кызыклы турлары белән таныштылар.
Бөтен нәрсәгә үтеп керә торган География фәне уенда катнашучыларны шулкадәр мавыктырды ки, мәкерле сорауларга җавап бирергә аларга тапкырлык ярдәм итте.
Барлык катнашучылар да үзләренең белемнәрен баеттылар, дөньяга карашларын киңәйттеләр, үз планеталары турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.