Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Тукайның тылсымлы дөньясы"

Габдулла Тукайның 140 еллыгына рәсемнәр конкурсына йомгак! ✨

Безнең китапханәдә 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар арасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган "Тукайның тылсымлы дөньясы" дигән матур һәм илһамландыргыч рәсем конкурсы узды.📚🖼📃 Яшь рәссамнар фантазия белән Тукайның яраткан әсәрләреннән сюжетларны кәгазьдә гәүдәләндерделәр, безгә үзләренең якты төсләрен һәм яхшы хисләрен бүләк иттеләр.

Конкурста җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бөек шагыйребез мирасына иҗат, илһам һәм ихтирам өчен барыгызга да рәхмәт!