Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Бохо стилендәге бизәлеш»

«Арт-Куб» проекты кысаларында «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә «Бохо стилендәге бизәлеш» мастер-классы узды.

Бохо-ул бөтен нәрсәдә, шул исәптән үз-үзен белдерүдә дә абсолют ирек. Бу стиль үзендә этно, гламур, винтаж, эко һәм башка стиль сыйфатларын берләштерә ала. Бизәнү әйберләрен төрле кул астындагы материаллардан ясарга мөмкин, минималь көч куеп.

Бохо стиле элеккечә популяр - ул трендка бәйсез рәвештә искерми, уникаль, ирекле һәм гади күренә, төрле стильләр белән ярашырга мөмкин. Бу стильдә эшләнгән бизәнү әйберләрен елның теләсә кайсы вакытында киеп йөрергә мөмкин. Мастер-класста катнашучылар үз куллары белән искиткеч эшләнмәләр ясадылар, аларда ярашмаганны берләштерделәр, чикләүләрсез иҗат иттеләр һәм үз фантазияләрен кулландылар.