«Пасха фантазияләре»
Бүген безнең китапханәдә «Арт-Куб» проекты буенча «Пасха фантазияләре»дигән иҗади мастер-класс узды.
Пасха-православиедә иң матур, якты, игелекле һәм иң мөһим бәйрәм. Ул безгә ышаныч, өмет һәм, әлбәттә, мәхәббәт китерә.
Чара барышында китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы, ата-бабаларыбызның бүгенге көнгә кадәр сакланган Пасха традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. Яшь укучылар Пасхада традицион бүләк – Яңа тормыш барлыкка килү символы буларак буялган йомырка икәнен белделәр.
Балалар Бөек Пасха бәйрәменә туганнары өчен Пасха бүләге ясау буенча мастер-класста актив катнаштылар, үзләре дә татлы күләмле аппликация ясадылар.