Городская молодежная библиотека - филиал № 45

"Тукай рухы — безнең йөрәктә»

"Тукай рухы — безнең йөрәктә»

 

Шәһәребезнең 25 нче гимназия укучылары катнашында Габдулла Тукайга багышланган әдәби чара узды. Укучылар бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак танышты.
Чара барышында балалар Тукай турында күп кызыклы фактлар белделәр:
-аның балачагы ничек үткәне;
 -беренче шигырьләрен ничә яшендә яза башлаганы;
 -яраткан төсе һәм ашамлыклары турында һәм һ.б.
Викторина сорауларына җавап биреп, укучылар үз белемнәрен сынадылар.

 

Шулай ук китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар Тукайның төрле елларда басылган китаплары, аның турында язылган хатирәләр белән таныштылар. Күпләр үзләре өчен яңа китаплар ачтылар.