Городская молодежная библиотека - филиал № 45

«Китап-блокнот»

Безнең китапханәдә «җылылык нурлары бүләк итәбез» проекты кысаларында «Китап-блокнот»мини - блокнот мастер-классы узды.

Балалар бик тырышып кәгазь битен бөкләделәр, чөнки аларның китап-блокнотының ни дәрәҗәдә пөхтә эшләнүе шуңа бәйле. Тышлык өчен картон сайларга, тышлыкны битләргә бик тигез ябыштырырга, ә аннары китапның үзен бизәргә кирәк иде. Мастер-класста катнашучыларга әниләре булышты.
Балалар китап рәвешендә кечкенә блокнот ясадылар. Бу кечкенә кулдан ясалган могҗизаны язу өчен, декор яки сувенир сыйфатында кулланырга мөмкин! Һәм, әлбәттә, - нинди бүләк!