Тәмәке - агу!
31 майда билгеләп үтелә торган Бөтендөнья тәмәкесез көне хөрмәтенә, безнең китапханәдә тәмәкегә каршы көрәш, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләргә тискәре караш формалаштыру максатыннан махсус чара оештырылды.
Бу көнне без кунакларыбызны тәмәке тартуның зарарлы яклары, аның кеше сәламәтлегенә һәм тирә-юнь мохиткә тискәре йогынтысы турында тулырак мәгълүмат белән таныштырдык. Чараның төп максаты – һәркемнең үз сәламәтлегенә җаваплы каравын ассызыклау һәм сәламәт тормыш рәвешен сайларга дәртләндерү иде.