«Минем яраткан журналым» матбугат-күзәтү
ТР Матбугат көненә багышлап 69 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән «Минем яраткан журналым» дип аталган китапханәбезгә килүче матбугатка күзәтү үткәрелде. Балаларны «Салават күпере» , «Сабантуй» журналлары, "Көмеш кыңгырау" газетасы белән таныштырылды. Әлеге басмалар балалар өчен татар телендә нәшер ителә. Бай эчтәлекле һәм матур бизәлеше белән аерылып торалар. Балалар журналларны кызыксынып карадылар, башваткычлар чиштеләр, ябыштыргычлы биремнәрне яратып үтәделәр. Соңыннан «Салаватиклар»га кушылып «Күрсәт әле үскәнем» җырына физминутка үткәрелде.