Городская детская библиотека - филиал № 38

"Гаилә хәзинәләре утравы" интеллектуаль уены

Пушкин картасы проекты кысаларында "Гаилә хәзинәләре утравы" интеллектуаль уены узды.

25нче гиназиянең 25нче  8нче һәм 9нчы сыйныф укучылары чара барышында төрле биремнәр башкардылар:
Бирелгән мәкальләрне дөрес тәртиптә җыйдылар;
танылган язучыларның ничек яшәве, аларның  гаиләләре, күпме балалары булуы һәм аларның нинди мөнәсәбәтләрдә торулары турындагы мәгълүматны тыңладылар;
пазллардан гаиләләрнең фотоларын җыйдылар;
гаилә символы булган ромашка таҗына бәхетле һәм нык гаиләне тасвирлаучы сүзләр яздылар;
«Минем нәсел агачым» формасын тутырдылар;
«Гаилә» филвордыннан гаиләгә кагылышлы сүзләрне табып билгеләделәр.
Балалар һәм аларның ата-аналары арасындагы кискен хәлләрне тикшерделәр;
Китапханәче күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү ясады һәм темага багышланган буклетлар таратылды.