«Барысы аша да үттеләр һәм җиңделәр» интеллектуаль уен
21нче мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән «Барысы аша да үттеләр һәм җиңделәр» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышы тарихы буенча 30дан артык сорауга җавап бирделәр. Алар арасында Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, хәрби операцияләр, корал, геро-шәһәрләр темасы бар иде. Чара барышында балалар яхшы белемнәр, зирәклек һәм эрудиция күрсәттеләр.