"Китапларда тере хәтер" әдәби-патриотик сәгате
Бу көн Бөек Ватан сугышы турындагы китапларны укуның бердәм көне. Балаларга язучы Лев Кассильнең "Сугыш турында хикәяләр" китабыннан "Батарея куяны" (Батарейный заяц) хикәясе укылды. Балалар кереш әңгәмәне тыңлап, хикәяне укыганнан соң сораулар ярдәмендә фикер алышу булды. Сугыш темасына кагылышлы биремнәр чиштеләр. Энциклопедияләр буенча Бөек полководецларны - Җиңү маршалларын, герой-яклаучыларны искә алдылар . Балалар Җиңү көненең төп символлары - Георгий тасмасы, Кызыл Байрак, Мәңгелек ут, кызыл канәфернең нәрсә аңлатканын һәм ни өчен кирәклеген белделәр. Мөһим төшенчәләр Ватан, патриотлык, герой кем ул, безнең заманда геройлар бармы — шул хакта балалар белән фикер алышу булды.