Городская детская библиотека - филиал № 38

"Су Анасы хәзинәсе"

Г. Тукайның 140 еллыгы уңаеннан 61нче балалар бакчасы нәниләре белән осталык сәгате үткәрелде. Әңгәмәдә барышында балалар бөек шагыйрь Г. Тукай тормышыннан иң кызыклы фактлар ишеттеләр, иң танылган әкиятләре белән таныштылар. Аннары "Су анасы" поэмасын кычкырып уку булды. Балаларга әкият - поэма сюжеты буенча мультслайдлар җыярга тәкъдим ителде. "Су анасы хәзинәсе" дип исемләнгән осталык сәгатендә алтын тарак ясадылар. Кул эшләре өчен төсле картон, төсле кәгазь, җилем карандаш кулланылды.