Городская детская библиотека - филиал № 38

"Кырлай җырлары" күргәзмә - инсталляция

Г. Тукайның 140 еллыгына 61нче балалар бакчасы нәниләре өчен "Кырлай җырлары" күргәзмә - инсталляциясе буенча экскурсия үткәрелде. Балалар бөек шагыйрь Г.Тукай тормышы турында тыңладылар, әкият геройлары белән таныштылар, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларны карадылар. Балалар белән «Сөткә төшкән тычкан» мәсәлән сәхнәләштердек. Китапханәче балаларга " Кәҗә белән сарык турында әкият» не укыды, шуннан соң әкиятнең сюжеты турында фикер алыштылар, иллюстрацияләрне игътибар белән карадылар. Балалар «Су Анасы» әкиятен искә төшерделәр, сюжетны тулысынча сөйләп бирергә тырышып карадылар.